Киләсе озын яллар кайчан буласы билгеле
Төрлесе

Киләсе озын яллар кайчан буласы билгеле

Гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре майга күчерелде.

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Киләсе озын яллар 1 майдан 5 майга кадәр булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ясаган производство календарендә язылган.

Быел 1 май чәршәмбегә туры килә. 5 һәм 6 гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре 2 һәм 3 майга күчерелде.

Җиңү бәйрәменә дүрт көн рәттән ял була. Пәнҗешәмбе 9 майдан, якшәмбе 12 майга кадәр Татарстан халкы ял итәчәк. 23 февральдә шимбәгә туры килгән ял көнен 10 майга, җомга көнгә күчерделәр.

Фото: Михаил Захаров/архив ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


яллар

Нет комментариев