Күмәк эш күңелле эш, ди көшкәтбашлылар (+фоторепортаж)
Төрлесе

Күмәк эш күңелле эш, ди көшкәтбашлылар (+фоторепортаж)

Май бәйрәмнәрендә кем генә тик торамы икән? Көшкәтбашлылар да мәш килеп эшләде, гөрләште әлеге көннәрдә.

Бәйрәмнәрне генә түгел, өмәләрне дә күмәкләп уздыра алар. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективлары үз территорияләрен җыештырып, көзге чүпләрдән җир өстен арындырса, «Галләм бабай» чишмәсен җыештырып, тирә-юнен рәтләргә бөтен авыл белән дәррәү кузгалдылар. Чөнки җәйге сусызлыктан коткарып калучы чишмәләрнең берсе шул ул. Бердәнбере дисәм дә ялгышмам. Афәрин көшкәтбашлыларга, киләчәктә дә бердәм, күмәк булып, һәркайсы чарада гөрләшеп һәм гөрләтеп торыгыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев