Көшкәтбаш лачыны ялга кайтты (+фото)
Төрлесе

Көшкәтбаш лачыны ялга кайтты (+фото)

Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесында белем алучы Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриев бүген туган ягына ялга кайтты.

Десантчылар көненә туры килгән әлеге сөенечле вакыйга Илсаф өчен икеләтә бәйрәмгә тиң. Үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, сабырлыгы белән югары үрләр яулап, районыбыз данын еракларга таныткан Илсафка күңелле яллар теләп калабыз. Һәрчак аяз күк йөзе һәм уңышлар юлдаш булсын сиңа!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев