Куюки авылында ир-ат чокыр казыганда туфрак астында калып үлгән
Төрлесе

Куюки авылында ир-ат чокыр казыганда туфрак астында калып үлгән

Биредә яшәүчеләр аны коткаручылар килгәнче үк чыгарган, әмма соң булган

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Питрәч районы Куюки авылында чокыр казыган ир-ат туфрак астында калып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 9.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына ир-ат өстенә туфрак ишелеп төшүе турында хәбәр килә.

Һәлакәт урынына 2нче зона-эзләү отряды коткаручылар килә. Ачыкланганча, шәхси йорт каршында 30 яшьлек ир-ат канализация торбалары сузу өчен чокыр казыган, аның өстенә туфрак ишелеп төшкән.

Биредә яшәүчеләр аны коткаручылар килгәнче үк чыгарган, әмма соң булган.

Ир-ат үлгән.

 

Фото: ГУ МЧС по РТ

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


төрлесе

Нет комментариев