Минзәлә районында 56 яшьлек комбайнчы ургычка эләгеп һәлак булган
Төрлесе

Минзәлә районында 56 яшьлек комбайнчы ургычка эләгеп һәлак булган

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

Кичә, 25 июль көнне, Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.

«Нива» комбайнында эшләгән ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, ургычка эләккән. Тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


комбайнчы үлгән Минзәлә районы

Нет комментариев