Ут өйне чолгап ала, түбә ишелә башлый...
Апас районында бер шәхси йортта янгын чыгып, 74 яшьлек әнисе белән 44 яшьлек улы янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Рәсәйнең Татарстан буенча дәүләт МЧСының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Фаҗига кичә кич белән Каратун тимер юлы станциясенең Гагарин урамында килеп чыга.
Күршеләр сөйләгәнчә, янгын эченнән 51 яшьлек хатын -кыз чыгып котыла, олы яшьләрдәге әнисе белән улы ут эчендә кала. Ут өйне чолгап ала, түбә ишелә башлый. Якын-тирәгә кабу куркынычы зур була. Янгын электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.
http://www.chuprale-online.ru/ru/the-news/item/16637-na-poghare-pogibli-sin-i-ego-prestarelya-mat.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев