Азат Фазлыев сөенечле хәбәре белән уртаклаша. Төркия табиблары җырчының әнисенең анализларын һәм хәлен уртача дип бәяләп, операциягә әзерли башлаган.
Билгеле булганча, Зөлфирә ханым яман авыру белән көрәшә. Улы Азат Фазлыев аны аякка бастыру өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу уңайдан хәйрия концертлары да игълан ителде. Бүгенге көндә 1 579 821 сум акча җыелган. Зөлфирә ханымны балалары Төркия клиникасына күчергән. "Бурычка 3 миллион биреп торучылар да табылды. Күңелләр күтәрелеп китте, эшлибез, җырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз! Әни барыгызга да зур рәхмәтләр, тирән ихтирамын белдерде", - дип яза Азат.
Тулырак: matbugat.ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев