Нормабаш сулыгында чүпне савытка салырга кирәк (фото)
Төрлесе

Нормабаш сулыгында чүпне савытка салырга кирәк (фото)

Гадәттә табигатьтә, бигрәк тә су коену урыннарында без үзебезне бик иркен тотабыз, теләсә нинди чүпне калдырып китәбез.

Әле аннан соӊ, нигә бу тирә-юнебез шапшак, нәрсә карыйлар җитәкчеләр, дип сөйләнәбез. Югыйсә, күп нәрсә үзебездән тора. Менә Нормабаш сулыгы янында каенлыкта чүп салырга капчык куйганнар. Чүпне ташлар урын булгач, читкә атасы килми икән. Капчык инде тулып та килә. Бу очракта чүп капчыгы куйган тыюлык хезмәткәрләренә рәхмәт, дип әйтәбез. Бәлки башка җирләрдә дә шушындый чүп сала торган урыннар булдырырга кирәктер?!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев