Райондашыбыз Мәгъфирә ханым шәлле булачак
Төрлесе

Райондашыбыз Мәгъфирә ханым шәлле булачак

Үз яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Мин сине шундый сагындым... төркемендә Оренбург осталары бәйләгән шәлгә – палантинга конкурс үткәрелгән. Комментарий калдыручылар арасында: «Бу шәлне өч игезәк улының икесе мобилизациягә эләккән анага бүләк итәргә кирәк» дип язучылар байтак булган.

Әмма конкурс шартлары буенча бүләк уйнатылырга һәм аны откан кешегә тапшырылырга тиеш булган. Конкурсны оештыручылар шулай эшләгән дә. Әмма Балтачта яшәүче өч игезәк улының икесен мобилизация буенча фронтка озаткан Мәгъфирә Әсхәдуллина да шундый ук шәлле булачак! Бу мөмкинлекне райондашыбыз, Татарстан пешекчеләре гильдиясе әгъзасы Альбина Фәсхиева тудырган. Үз яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!

 

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


шәл

Нет комментариев