Синоптиклар бүген Татарстанда боз яву ихтималы турында кисәтә
Төрлесе

Синоптиклар бүген Татарстанда боз яву ихтималы турында кисәтә

Республиканың кайбер районнарында яшен һәм көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак.

Синоптиклар кайбер районнарда һава торышының көйсезләнү ихтималы турында да кисәтә: яшен һәм урыны белән боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе фаразлана.

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +24..+29 градус җылы булачак.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев