Сизнерда авыл уртасында самавыр утыра
Төрлесе

Сизнерда авыл уртасында самавыр утыра

Авыл эшмәкәре Иван Антоновның авылдашларына бүләге бу. Хәзер сизнерлылар суны зур, матур самавырдан – чишмәдән ала.

Олы юлдан төшү өчен уңайлы баскычлар да ясалган, матур итеп коймалап та алынган. Су эчәр өчен савытлар да куелган, чиләк ише күләмлерәк савытларга тутыру өчен дә уңайлы. Күптән түгел бу авылга башка йомыш белән килгән башкала журналистлары, фотографлар, телеоператорлар да аның яныннан тыныч кына узып китә алмады. Игелекле эшмәкәр үзе дә очрады. Ә чишмә артында авыл халкы үз көче белән ясалган шугалак. Анда рәхәтләнеп хоккей уйнарга да, тимераякта җилдерергә дә була. Афәрин, сизнерлылар!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Сизнер авылы

Нет комментариев