Татарстанда «Абилимпикс-2020» чемпионаты узачак
Төрлесе

Татарстанда «Абилимпикс-2020» чемпионаты узачак

Чемпионат 28-29 октябрь көннәрендә Яр Чаллы педагогия колледжында узачак.

Татарстанда «Абилимпикс-2020» һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. Конкурста инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашачак.

Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Казан сәүдә-икътисад техникумы» оештыра.

Конкурс 54 компетенция буенча, өч категория – «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр» – буенча берничә этапта узачак.

Бөгелмәдә әлеге ярышлар 26 һәм 28 октябрьгә билгеләнгән. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә – «Буяу эшләре», 28 һәм 29 октябрьдә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә «Социаль эш» компетенциясе буенча үтәр дип көтелә.

Чемпионат 14 ноябрьдә тәмамланачак.

Фото: Зәй офыклары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


чемпионат инвалидлар спорты яр чаллы

Нет комментариев