Бу кимерүчеләрнең уянуы язның тәмам үз хокукларына аяк басуының ышанычлы билгесе булып санала
Татарстанда кар әле тулысынча эреп бетмәсә дә, табигать үзенекен итә: Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнарында йомраннар йокыдан уянган.Бу хакта республиканың биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу кимерүчеләрнең уянуы язның тәмам үз хокукларына аяк басуының ышанычлы билгесе булып санала.
Экспертлар аңлатканча, язгы салкыннар йомранга куркыныч түгел – кирәк булганда алар тирән җир асты сыену урыннарында яшеренәләр. Хәзер җәнлекләр беренче үсемлекләрне эзләүдә активлык күрсәтәләр.
НТР 24
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев