Ярты миллионны чүп савытына ташлаган
Төрлесе

Ярты миллионны чүп савытына ташлаган

Мәскәүдә яшәүче бер хатын 2 яшьлек кызының кошелегына картәтисенең мирасын – ярты миллион сум акчаны яшереп куйган.

Ә әнисе белән саф һавада йөрергә чыккан кызчык тоткан да күптән туйдырган шул кошелегын чүп савытына ташлаган.

Хәл ачыкланганда инде соң була. Бичара хатын чүп савытыннан күпме генә эзләсә дә, кошелек табылмый.

Полиция хезмәткәрләре күршеләреннән дә сораштыра, ләкин серле кошелекны беркем дә күрмәгән булып чыга...

Менә шулай. Әгәр сезгә мирас итеп акча калдырганнар икән, аны кайда һәм ничек саклау чарасын яхшылап уйлагыз, дуслар... дип яза Кызыл таң

Фото: pixabay

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


тормыш

Нет комментариев