Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Кенәбаш мәктәбенең 50 еллык юбилей кичәсе (+ фоторепортаж)

Биредәге стеналарда әле дә булса һәрбер укучының шат авазы саклана сыман

1993 елның 1 сентябрендә мин мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кердем, тормышымдагы шушы мөһим вакыйга да быел инде 30 ел була икән. Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 50 еллык юбилеена чакыргач, күңелдән генә мәктәбем белән бәйле хатирәләрне барладым. Рәхәт чак, күңелле балачак, беренче укытучы, ак алъяпкыч... Ничә еллар үткәч әйләнеп кайткан мәктәбем коридоры буенча атлыйм. Әлбәттә, үзгәрешләр күп, тик биредәге стеналарда әле дә булса һәрбер укучының шат авазы саклана сыман. Кабинетлар да үзгәрмәгән кебек, без белем алган класс та шулай ук күңелгә якын...

Әлеге чарага еллар дәвамында мәктәбебездә белем биргән укытучылар чакырулы иде. Шөкер, күбесе килгән, инде бакыйлыкка күчкәннәрен бер минутлык тынлык белән искә алып үттек. Искә алуыбыз рухларына дога булып барып ирешсен иде.

Укытучылар мәктәптә очрашып, хәлләрен белешеп, бергә эшләгән еллары турында гапләшсә, авыл клубында классташлар очрашып, рәхәтләнеп аралашты ул кичтә. Кемдер укытучысының беренче тапкыр хәреф өйрәтүен искә алды, кемдер каләм белән генә язып өйрәнеп, шариклы ручка чыккач, аның тәмле исен иснәп утырулар турында сөйләп узды. Һәркемнең күңелендә әйтәсе килгән сүзләре, теләкләре күп иде.

Шундый очрашу оештырган, аны оештыруда өлеше кергән һәркемгә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Кенәбаш мәктәбендә белем алып, бүгенге көндә район, республика, Рәсәйнең, илнең төрле почмакларында яшәүчеләр бу кичтә янәдән укучылар булып алдылар. Күңелдәге рәхәтлек, укытучыларга булган хөрмәт күзгә күренмәс учак булып дөрләде.

Бу чара турында тулырак “Хезмәт”тән укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей мәктәп кенәбаш