Казандагы күлдә су коенганда аягын көзән җыерган кызны коткарганнар
Хәвеф-хәтәр

Казандагы күлдә су коенганда аягын көзән җыерган кызны коткарганнар

22 яшьлек кыз судагы буйга ябышкан һәм ярдәм сорап кычкырган

Казандагы Комсомольский күлендә су коенганда һәлак була язган кызны коткарганнар. Аның аягын көзән җыерган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр иттте.

Аягы хәрәкәтләнә алмагач, 22 яшьлек кыз судагы буйга ябышкан һәм ярдәм сорап кычкырган.

Дежур коткаручы моторлы көймәдә кыз янына килгән һәм аны ярга алып чыккан. Кызга табиблар ярдәм кирәк булмаган, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев