Ашыгыч хезмәтләр килгәч, янгынның 14 квадрат метр мәйдандагы бүлмәләрнең берсен чолгап алуы ачыкланган
Яшел Үзәндә төнлә янгын чыгып, өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итә.
Фаҗига 3 февральгә каршы төндә була. 03:00 тирәсендә Чапаев урамындагы элеккеге тулай торак бинасында янгын чыгу турында хәбәр килде. Ашыгыч хезмәтләр килгәч, янгынның 14 квадрат метр мәйдандагы бүлмәләрнең берсен чолгап алуы ачыкланган.
Һәлак булучыларның икесе ир-ат һәм берсе хатын-кыз. Тагын бер зыян күргән хатын-кыз ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган, хәзер аңа табиблар ярдәм күрсәтә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев