Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Алар жиңү көнен якынайтты.

1941-1945 еллардагы Ватан сугышы кешелек тарихында чиксез зур корбаннар алып килү белән кереп калды. Сугыш бер йортны да читләтеп үтмәгән. Бу чыннан да шулай. Ләкин сугыш кайбер гаиләләрне бигрәк тә аямаган.

Минем бабайларым Ниязов Әхмәтгәрәй Габдрахман улы һәм Әхмәтҗанов Рәхимҗан Фазылҗан улы да  Бөек Ватан сугышында катнашып  исән калып туган якларына кайткан  утны-суны кичкән ветераннар. Ләкин Ниязов Әхмәтгәрәй бабаемның ике ир туганы фашистларга каршы сугышта батырларча һәлак булганнар.Әхмәтгәрәй бабаем күп сугыш операцияләрендә катнашып,авыр яралар алып,1944 елның февралендә генә туган авылына кайта.Күкрәгенә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены,Кызыл Йолдыз ордены ”Батырлык өчен “һ.б. медальләр тагып кайта.Тыныч тормышта да ул озак еллар колхозның актив әгъзасы була.”Игенче” колхозының бригадиры булып эшләде.Сугыш кырларына алган бүләкләре  янына “Хезмәттәге батырлык өчен”,  Хезмәт ветераны”медальләре өстәлде.          

Әхмәтҗанов Рәхимҗан бабаемны да 1941елның җәендә   Бөек Ватан сугышына алалар.Башта оборона корылмалары төзүдә була. Ленинград фронтында пулеметчы буларак сугышларда катнаша.Финляндия җирендә сугыша.Фашистларны тар-мар итү өчен бөтен Европаны иңли.Сугыштагы батырлыклары өчен” II дәрәҗә Ватан сугышы ордены”,ике “Батырлык өчен” медале, “Жуков медале”һәм башка бик күп медальләр белән  бәяләнә. Бабаем 1945 елның августында туган җиренә кайтып кабат тыныч хезмәткә алына.Аның сугыштан соңгы хезмәт юлы кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүчеләр идарәсе һәм Карадуган мебель фабрикасы белән бәйле. Ул олы тормыш юлы узган ветеран.                                                                                                                                

Бабайларымның һәм сугышта катнашкан барлык ветераннарның  якты истәлегенә  шушы шигырь юлларын багышлыйсым килә.

«Ветеран-солдатлар»
Сугышта үтте безнең яшьлек,
Пулялар астында озак яттык.
Мәңгелек яралар йөрәктә,
Сугыш афәте калды күңелдә.
Күрергә язмасын һичкайчан,
Сугышның ачысын  -төчесен.
Тынычлык урнашсын илләрдә,
Яумасын беркайчан пулялар.
Онытылмас сезнең батырлык,
Киләчәк буынга хатирә.
Мәңгелек дан сезгә ветеран-солдатлар!
Без баш иик алар каршында!

Зилә Лотфуллина,

Карадуган балалар бакчасы
1 кв. категорияле тәрбиячесе.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы