Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

«Әтиегез утырткан җиләкне бер генә кабып карыйм әле...»

Ә тормыш шул без теләгәнчә генә түгел. Әни үз өендә картайса да, әти белән бергә салган, гомер иткән нигезеннән чыгып китте.

Төп йорт бик якын бит ул. Ә олы кешегә гомер иткән нигез әйтеп бетергесездер ул. Юкка гына олы кешеләр авыр хәлдә дә өйдән чыгып китмим, дип ябышып ятмый инде.
Ә тормыш шул без теләгәнчә генә түгел. Әни үз өендә картайса да, әти белән бергә салган, гомер иткән нигезеннән чыгып китте. Начарлык белән дә түгел, ә мин үзем генә калгач, кызым, килен белән малай әле яшьләр, синдә тынычрак, кеше юк, дип килде. Әни килгәнгә мин дә сөендем генә. Өйдән дә әнине китмә, дип әлләни кыстаучы булмады.

Шулай чыгып киткәч еллар уза барган саен әни өйдәге истәлекләрне ешрак исенә төшерә башлады. Без күрше авылда, ара ерак түгел. Шуңа хәбәрләр дә килеп кенә торды әнигә.
Әти салган мунчаны сүткәнне ишетте.
-Иии, кызым, шул мунчаны атаң бик нужа белән салды инде. Бурасын үзе барып бер атна урманда бурады. Аны алып кайтулары... Җәяүләп ташыдык, дип елады мескенем.
Инде былтырдан бирле барган юк иде. Быел җәй әйдә, алып бар әле, бер йортыны күреп кайтыйм әле. Әтиең шатланып ятсын, дип әлләничә сорады.
Болай булмый, дип энемә дә, киленгә дә шалтыраттым. Энем килегез, дип дәште. Ә килен ыкы-мыкы килде.
Бер шалтыратканда бүген соң кайтам, үзем белгертермен әле, диде. Без кереп тә тормыйбыз, әни капка тепләреннән әйләнәсем килә, дип кенә әйтз, димен. Юк, башка вакытта килерсез, диде. Тагын бер шалтыраттым. Юк, килегез, димәде. Тиздән бераз кунак чакырам, кеше белән килерсез, дип куйды. Ә өйгә кайтыр мәл юк, әни нәрсә ди, барып килик инде, дип этәләнә.
Ярар, әйдә, дип әнине җыйдым. Күрше абый илтәм, диде. Кайтуны белмәгән.
Капка тебенә тешкәч үк әни җаныем елый башлады. Әкрен генә рәшәткәләргә барып тотынды.
-Иии, кызым, әтиең каккан рәшәткәләр... Җаныем, шунда күпме кул көче керде, дип сыйпап — сыйпап елый башлады. Әни, ярар инде, тукта. Яхшы түгел, дим. Капкадан кергән идек тагын да кыенсынды.
-Гомер иткән йортым, кызым бигрәк якын бит. Ишегалды тулы терлек иде инде. Хәзер менә таш кына. Ничек тормышлар үзгәрә бит, дип туктамады.
Ишегалдына килен белән улы чыктылар. Әле әтиләре кайтмаган иде.
-Кунаклар бар икән, дип килен бик яратмаса да матур каршы алды. Әни таякларына таянып бакчага табан атлады. Әйдә әле Гүзәл, бер карыйм әле. Бигрәк киләсем килде инде, ди киленгә.
Килен яратмады. Бакчалар инде хәзер сезнең заманныкы түгел, анда бар да үзгәрде, диде әни йөрәксенеп атлап барганда аны дуылдап узып китеп. Шуннан тимер коймаларны ача башлады:
-Менә сездән калган черек агач коймалар күптән юк инде. Хәзер бар да тимердән ясалган. Бакчада да түтәлләр арасында брусчатка. Танымыйсың да. Сезнең төс юк монда, ди масаеп.
Әни күршеләр койма буеннан кура җиләген күреп алды.
-Иии, җаныем, әтиегез белән утырткан идек бит. Кайчан булыр инде белмәгән, балаларга булсын, дип төнлә алып кайтып казып утырткан иде. Җаныем, гомер буе үзе кеше бакчасыннан җиләк кабып караган. Шуңа балалар үзебезнекен ашасын, диде. Шуларны күреп киләсем килде балакайларым, ачуланмагыз. Бармы җиләкләрегез, әтиегез шатланып ятсын инде, дип рәхәтләнеп сөйли башлады.
Мин күреп торам инде, килен тулышып тора, мин әйтәм нәрсә генә әйтә инде бу.
-Әни, сез утырткан җиләкнең монда тамыры да калмады инде. Без моны үзебез утырттык. Ул сездән калган малина бераз бирде шунда, рәтле булмады. Шуңа казып аттык. Бу үзебезнекеләр бар да. Монда сездән әйбер калмады. Ике алмагачны да кистек, алмалары ашарлык түгел иде. Әнә үзебезнеке өлгерде. Башка нәрсә юк, дип авыз ачып сүз дәшәргә калдырмады.
Әнигә ни инде, тәки малина яфракларын тотып тотып карый. Күршеләр бакча буена килеп тә елады. Монда ике арада ишек иде, рәхәтләнеп йөрешек, дип үткәннәрне искә алды.
Соң шунда әни, рәхмәт, бик тырышкансыз, үзебезнеке булганчы шуннан ашадык, дисә теле каламы?! Мин бит җүләр түгел, шул малинаны әлләничә ел буе ашадылар. Әни ничә сорады: кызым, бераз кура җиләге китермәделәрме, дип. Ике ел сатып алып кайттым да менә әни бирделәр, дидем. Елый елый аларгв теләк теләде. Инде хәзер үзебездә бар. Өйгә кергәч тә стеналарга тотынып әтине искә алды. Килен аны ишетмәс өчен башка якка кереп китте.
Менә шулай дуслар, мин әнине бик аңлыйм, әнигә һәр нәрсәсе якын. Тик аның күңелен аңлаучылар гына юк шул гомер иткән йортында.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш