Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

“Безнекен искә алмадылар”...

Кызыклы парадокс: Салавычта Чуйков урамы бар, аны берничә тапкыр үлемнән саклап калган Салавыч егете Каюм солдатныкы юк...

Типсә тимер өзәрлек егетләр яу кырына чыгып киткәндә һәр әти-әни баласына: “Исән-сау йөреп кайт!” – дип теләсә дә, бик күпләрнең теләге кабул булмый. Кәлимулла абзый белән Гарифә апаның теләкләре кабул була.

Газизләре Каюм яу кырында гел алгы сызыкта булып, әллә ничә мәртәбә үлем белән йөзгә-йөз очрашып та, исән кала. Алай гына да түгел, әнә шул әллә ничә кабат үлем белән очрашканда да, үзенең осталыгы, сизгерлеге, уяулыгы белән Советлар Союзы Маршалы Чуйковның да гомерен саклап кала.

Тик... сугышның беренче көненнән – туган авылыннан Берлингача хәрби машинасы белән пуля һәм ут яңгыры астында меңнәрчә чакрым юл үтсә дә, туган авылына кайтып озак яши алмый Каюм. Аның турында соңыннан ул йөрткән Чуйков бик матур истәлекләр язса да, яу батыры сугышта катнашучыларга тиешле кадер-хөрмәтнең тамчысын да күрә алмый. Туган авылы урамындагы фаҗигале үлем җәмәгате Рашидә апаны тол, дүрт баланы ятим итә. 1955 елда булган бу үлемнең ачысы әле дә бу гаиләнең хәтерендә саклана, әле дә Каюм абыйның балалары, оныклары әрнеп искә ала. Каюмнар утырган машина авыл эчендәге әлләни биек тә булмаган күпердән китә. Шофер да исән кала, көмәнле хатынның үзенә дә, баласына да зыян килми... Гомере беткәч, 40 яшьлек Каюм вафат була. Кызганычка, бераздан инде Чуйков шоферы турында оныталар да.

– 9 май көнне үткән бәйрәм тантанасыннан кайткан саен әни: “Безнекен искә дә алмадылар... Исән булмагач”, – дип көрсенә, кимсенә иде, – ди балалары. Бик күп әрнүләр турында сөйли торган кимсенү була ул.

Ярый әле, юанычка, берсеннән-берсе уңган балалар үстерә Рашидә апа. Казанда яшәүче Данияләре ТАССР Югары Советы депутаты була, мәрхүм Раифлары Новокузнецкида данлыклы эретеп ябыштыручылар бригадиры булып таныла. 1971 елда ук үзенә Мәскәүдән “Нива” машинасы бирелә. Ул данлы еллар турында сөйләүче күпсанлы мактау кәгазьләре әле дә туганнарында саклана. Төп нигездә калган Рәйханнары исә яшьтән бик актив, аралашучан була, озак еллар колхозның комсомол оешмасын җитәкли, төп эше – хуҗалыкның төзелеш бригадасы җитәкчесе булып та мактала. Ул елларда хуҗалык бик күп төзи: ферма-абзарлар гына түгел, авыл саен кибет, клуб.... – боларның барысына Рәйхан абыйның көче күп керә. Төпчекләре Әлфия дә, алтын куллы тегүче буларак, элекке мех әйберләр фабрикасында һәрчак алдынгы, мактаулы булды. Әти-әниләренең эшләрен бүген балалары дәвам итә. Төрледән-төрле һөнәр сайласалар да, аларда да Каюм солдат “почеркы”: тәвәккәлләр, булдыклылар.

“Үзе исән чакта кадер-хөрмәт күрмәсә дә, бабаебызның шундый легендар шәхесне йөртүе, курку белмәс, батыр булуы белән без бик горурланабыз. Мәктәп музеенда да аның турында истәлекләр саклана, еллар үткәч, газеталарда да аның турында язмалар басылды. Без исә 9 майда ел саен портретын күтәреп чыгабыз”, – ди оныклары. Ә онык-оныкчыклар арткан саен бу сафка кушылучылар арта. Алар белән бергә Каюм солдат та туган авылы урамын кат-кат урый...


PS. Кызыклы парадокс: Салавычта Чуйков урамы бар, аны берничә тапкыр үлемнән саклап калган Салавыч егете Каюм солдатныкы юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат Бөек Җиңүнең 75 еллыгы машрал Чуйков