Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Биш тапкыр Чемпион!

Бүгенге язмам өченче төркем инвалид, кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында дүрт тапкыр Россия, ике тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр Дөнья чемпионы булып танылган Лилия Мөбарәкҗанова турында.

Җитештерү тармагы җитәкчеләре үзләренең уңышлары хакында сөйләгәндә, гадәттә, алдынгы, булдыклы эшче-хезмәткәрләренең исемнәрен атыйлар. Мөмкинлекләре чикле затларны берләштергән безнең оешмада да сәнгать, сәхнә, иҗат, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләр бар. Бүгенге язмам өченче төркем инвалид, кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында дүрт тапкыр Россия, ике тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр Дөнья чемпионы булып танылган Лилия Мөбарәкҗанова турында.

Лилия 1999 елның 25 ноябрендә Новосибирск өлкәсендә туган. Гаиләдә бердәнбер бала, гаять катлаулы язмыш кичкән кыз ул. 2004 елда әнисе Зәлифә кызы белән туган ягыбыз Балтач районына күченеп кайталар. Лилия Норма урта мәктәбендә укый башлый. Кыз 2011 елда бишенче сыйныфта укыганда һәлакәткә тара. Мәктәп каршындагы олы юлдан, җәяүлеләр кичүеннән чыкканда машина бәрдерә аны. Башкала хастаханәләрендә дәвалану... Дистәгә якын катлаулы операцияләр...

Сәламәт чагында бик актив кыз була ул, баскетбол, футбол, волейбол ярышларында катнаша. Әмма юл һәлакәтеннән соң боларга нокта куела.

Кызы өчен өзгәләнгән әни кеше бер танышы аша мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт ярышлары турында кызыксына башлый һәм бу кызыксынулар, чын мәгънәсендә, үз эшенең фанаты, фидакарь зат Фагыйль Гайнетдиновка илтә. Фагыйль әфәнде кызның өенә килеп таныша, кулларындагы көчен карап, кул көрәше белән шөгыльләнә башларга тәкъдим итә. Махсус өстәл, күнекмәләр өчен методик китаплар алып килә, киңәшләрен бирә. Даими килеп, үсеш-үзгәрешләрен барлап, юнәлешләр бирә. Шул көннән өйдә күнегүләр ясый башлый кыз: 5 литрлы су тутырган шешәләрне күтәрә, резинка ленталар тарта...

Уртак тырышлык нәтиҗәсе белән Лилия 2015 елдан башлап, актив төстә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында районда һәм республикада узган спорт ярышларында катнаша башлый, призлы урыннар алып, күп кенә медальләргә һәм дипломнарга лаек була. Ә инде 2016 елның февралендә Мәскәүдә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында сул кул белән беренче урынга чыгып, алтын медаль, уң кул белән икенче урын алып, көмеш медальгә лаек булып, Россия Чемпионы исемен алып кайта. 2017 елда исә, шулай ук Мәскәүдә Россия Чемпионатында ике кул белән дә беренче урыннарны яулап, ике алтын медальгә ия була. Бу бәйгедән Лилия тагын икеләтә Россия Чемпионы титулын алып кайта. Шулай итеп, бүген кыз өч тапкыр Россия Чемпионы исемен йөртә.

Чиратта тагын зур күтәрелеш чоры – спортчы кыз Европага чыга. 2018 елда Болгариянең София шәһәрендә узган Европа беренчелегендә ике кул белән көрәштә дә икенче урыннарны яулап, ике көмеш медальгә лаек була.

2017 елда Дөнья беренчелегендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә чыгыш ясый. Биредә ул гаять зур җиңү яулый: ике кул белән көрәштә дә беренчелекне яулап, Россиягә ике алтын медаль һәм ике тапкыр Дөнья Чемпионы дигән шанлы исем белән кайта!

Шулай итеп, Лилия Мөбарәкҗанованың соңгы алты еллыкның иң югары нәтиҗәләре булып, ике тапкыр дөнья, өч тапкыр Россия Чемпионы булып танылуын күрәбез.

Лилиянең әнисе 2016 елда Салавыч авылы егете Ришат Әшрәфҗановка тормышка чыгып, Лилия дә шушы үрнәк гаиләгә кабул ителә. Алда күрсәтелгән зур җиңүләргә кыз нәкъ менә Салавычта яшәгән елларында ирешә. Дөрес, уңышларның нигезе Норма мәктәбендә салына.

2017 елда Лилия Норма урта мәктәбен тәмамлап, Арча аграр көллиятенең Үрнәк филиалына укырга кереп, җәмәгать туклану технологы буенча белем ала. Анда укыган вакытта төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. 2017 елда Республика буенча уздырылган «Студент елы» дип аталган конкурста «Ел спортчысы» номинациясендә өченче урынга лаек була.

2021 елның 15-29 сентябрь көннәрендә узган мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үзе укыган өлкәдә һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының республика этабында да катнашкан Лилия. Камыр ризыклары пешерү компетенциясендә җиңү яулап, алтын медальгә ия булган.

Күпме күз яшьләре, сызланулар аша бирелгән бүгенге бәхетле тормышына шөкер итеп яши кыз. Авыр чагында спортка юл күрсәткән әнисенә, әтисенә зур тырышлык, күп көч куеп үзен күтәргән, үсендергән, дөньяга чыгарган тренеры Фагыйль Гайнетдиновка чиксез рәхмәтле. Шунысын да әйтеп үтик, бу ерак сәфәрләргә дә Лилияне Фагыйль Гайнетдинов йөртте.

– Тормышымдагы иң зур бәхет – ул әнием Зәлифә, икенчесе – безне үзенең җылы канаты астына алган киң күңелле Ришат әтием гаиләсе. Кечкенәдән әтисез үстем, тик бүгенге көндә әнием үзенә пар канат итеп сайлаган Ришат абый минем өчен әтидән дә якынрак, – ди Лилия. – Алар ышандылар, зур өмет багладылар. Әти машинасы белән мине Норма мәктәбенә дә, спорт күнегүләренә дә йөртте. Шунсыз мондый уңышларга ирешә алмас идем. Хәзерге вакытта үзалдыма зур максатлар куеп яшим, – ди Лилия.

Дөрестән дә, кыз гаилә җылысы, наз тоймаса, мондый зур уңышларга ирешә алмас иде. Лилия, әлбәттә, кул көрәштереп кенә үткәрми вакытын. Гәүдәсенең сызлаганыннан тилмерүләр, авыртуга түзә алмаган чаклары еш булса да, спорттан тыш, рәсем ясарга, китап укырга, музыка тыңларга ярата, Өйләрендә дә гел эштә – әти-әнисенә барлык хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, тәм-томнар да әзерли.

Мин дә үз чиратымда кызга тормышында да, спортта, эшендә, башка юнәлешләрдә дә зур уңышлар, бәхетле киләчәк телим.

Рамазан Фәрзиев,

район инвалидлар җәмгыяте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше Лилия Мөбарәкҗанова