Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

"QR - тарих"

"QR - тарих" проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһапов Галләм бабайга QR кодлы өстәл урнаштырылды.

Аның ярдәмендә ветеран турындагы мәгълүматны укырга була. Моның өчен тиешле кушымталары булган телефонны әлеге өстәлгә урнаштырылган штрих кодка якын китерү дә җитә.

Әлеге чарада мәктәп укучылары һәм укытучылары, җирле үзидарә рәисе Вафин Рәнис Борис улы , Галләм бабайның кызы Гөлзада апа һәм бүгенге көндә шушы нигездә яшәүче, Галләм бабайның оныгының тормыш иптәше Нуриева Гүзәлия катнашты.

Мәгълүмати чыганакны сугыш ветераныбызның оныгы Нуриев Ришат һәм Айсылу гаиләсе ясаткан. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

erid: 2VtzqwTSgT9

Һәйкәл янына урнаштырылган әлеге чыганак янына кереп мәгълүмат ала аласыз. Шулай ук анда Галләм бабай истәлегенә чыршы агачы да утыртылды.

Гөлнара Рахматуллина.
Фото: Фирдания Гыйниятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл тарих

erid: 2VtzqwTSgT9