Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«Күрмәгәнне күрдек инде»

Сосна авылында яшәүче Гөлфия Әхмәтгалиева 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан әлеге гаиләдә кунакта булып, күп кенә кызыклы истәлекләр шаһите дә булдык.

Документта аның исеме Гафия дип тора, ә өйдәгеләре аңа Гөлфия дип дәшә. Ике исемле булуның сере гади булып чыкты. Мулла кечкенә кызчыкка Гөлфия дип исем куша, тик идарәгә барып таныклык алырга тиешле туганнары барып җиткәнче исемне оныта һәм Гафия дип яздыра. Ләкин Гөлфия апа гомер буе мулла кушкан исемен якын итә.

Соснада туып-үсә, биредә эшли һәм яши Гөлфия апа. Эшнең ниндиен генә кушсалар да уфтанмый ул, шулай тиеш кебек кабул итә. Ә шулай да еракта калган ул елларны күңелендәге авыр хатирәләр итеп барлый: «Яшьлегебез бик авыр чорларга туры килде, ачлык та күрдек, эше дә күп булды – Лаешка барып урман кисәргә дә, фермада чана белән тирес түгәргә дә, чалгы белән борчак чабарга да, фермада эшләргә дә насыйп булды. Күрмәгәнне күрдек инде. Сугыш бетте дигән хәбәрне кайда ишеткәнемне хәтерләмим, шулай да ул хәбәрне ишетү бик сөенечле булды. Чөнки сугыштагылар яу кырында, без монда бөтен авырлыкларны күрдек. Әти дә сугышка алынган иде, ул аннан яраланып, чулак булып кайтты».

Гөлфия апалар гаиләдә өч бала булалар. Олы абыйлары шахтада басылып һәлак була. Ике кыз туган бүгенгәчә бергә, төп нигездә яшиләр. Тәзкирә апаның ике баласы бар. Улы Рәфкать тормыш иптәше Наташа белән Төмәндә яши. Кызы Рауза ире Тәбрис, улы Рәмзил белән Соснада төпләнеп калганнар, ә тагын бер кызлары Гүзәл гаиләсе белән калада яши. Гөлфия апа тормышка чыкмаса да,  картайган көнендә ялгызы түгел ул. Сеңлесе Тәзкирәнең балалары, онык һәм оныкчыклары бик кадерли, хөрмәтләп яшиләр юбилярны. «Сеңлем белән бер-беребезгә иптәш тә, бик кирәкле дә һәм бик кадерле дә без. Тәзкирәнең кызы һәм кияве, оныклары карый безне, Аллаһыга шөкер. Мунча ягып, алып барып юындыралар, керләребезне алып калып, юып китереп бирәләр. Йортыбызга су да кермәгән иде, башка уңайлыклар да юк иде, барын да эшләделәр рәхмәт яугыры. Тазалык, тынычлык белән яшәсеннәр, игелек күрсеннәр», дип күз яшьләре аша кат-кат рәхмәтләрен җиткерде Гөлфия апа.

Гөлфия Әхмәтгалиеваны олы юбилее белән котларга килгән кунаклар юбилярга иң изге теләкләрен юллап, бүләкләр тапшырдылар. Үзенә булган мондый хөрмәткә шөкер итеп: «Хәзер тормышлар тыныч, Аллаһыга шөкер. Бүгенге бәхетле тормышыбыз яшьлектәге авырлыкларны оныттырды. Безгә күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь