Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Фәридәбез

Фәридәбез барчабызны тулы мәгънәсендә иманлы, шәфкатьле булырга, яхшылык эшләп яшәргә чакыра.

Аның язмаларында һәр сүзе урынлы. Үзе күргән тормыш авырлыкларын (алар аз түгел) гадел чишү юлларын безгә – укучыларына аңлатырга тырыша. Алай гына да түгел, газеталарда җиләк-җимеш, яшелчә үстерүнең серләрен аңлатып, тәҗрибәләре белән уртаклашырга да өлгерә.

Авылда җидееллык белем алгач, колхозда башта хисапчы, аннары плугар булып эшли. 18 яшендә Уралга китеп, иң авыр хезмәт булган мартен мичләре ремонтлауда катнаша, аннары торба кою цехына күчә. 1963 елдан район газеталарында шигырьләре басыла башлагач, аның иҗатка табигый сәләте һәм омтылышы көчле тынгысызлык белән уянып китеп, ул туган якларга кайтып төпләнә. 1969 елдан Кукмара район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1970 елдан район газетасы «Хезмәт»кә күчеп, егерме ел дәвамында әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. Төп эшенә бик җаваплы караган тынгысыз, максатчан Фәридә читтән торып укып югары белем алырга да өлгерә. Шул елларда йөрәктә – күңелдәге төрледән-төрле хисләр кәгазьгә төшеп, әле шигырь, әле җыр булып, әле хикәя булып безгә – әдәбият сөючеләргә ирешә!

«Бирегез миңа түбәтәй» дигән бик матур бизәлгән китабын (2015 елны) күреп, укып чыктым да, 9 яшьлек оныгыма биреп, «Кызым, үзең яраткан шигырьләрне тамгалап куй әле» дидем. Укып бетергәч, йөгереп килеп мине кочаклап алды да, «Әби, барысы да бик ошады, укыгач китапны миңа бирерсең яме!» диде. Балаларга тансык булган бу китапны сатып алып, Кенә, Кенәбаш, Карадуган мәктәбендә 1 нче класска укырга керүчеләргә бүләк иттек. Ә алар уку елы барышында автор Фәридә апалары белән очрашуларда чыгыш ясадылар.

Әле соңгы көннәрдә генә табадан төшкән «Ярсу йөрәк сагышы» дигән китабында да матур язмалар туп-ланган. Тышлыкта бәхетле елмаеп торган Фәридә ханымга мәгънәле, затлы-зәвыклы иҗади бүләкләре өчен олы рәхмәтебез ирешсен!

Мәдинә Зыятдинова,

Карадуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аның язмаларында һәр сүзе урынлы