Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

“Кадер-хөрмәттә яшәү – иң зур бәхет”

Борис Аркадьевич Григорьев Саба районында туа. Армия сафларында булып кайтканнан соң Казан шәһәрендә электротехника заводында мастер булып эшли башлый.

Борис Аркадьевичның әтисен 1941 елны сугышка алалар. Нәкъ бер елдан аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр алына. Зоя Павловна өч бала белән берүзе кала. Тылдагы хезмәт авыр булса да, Борис зурлар белән беррәттән хезмәт куя. Ул акыллы, уңган егет булып буй җитә. Армия сафларында булып кайтканнан соң Казан шәһәрендә электротехника заводында мастер булып эшли башлый.

Көчле авырудан әниләре Зоя Павловна вафат була, апасы кияүгә чыга һәм Свердловский шәһәренә күченеп китә, энесе Виктор Казанда төпләнеп кала. Борис Яр Чаллы шәһәренә барып урнаша, заводта мастер булып эшли, бераздан кабат Казанга кайтып төпләнә. Тормыш кора, гаилә сөенечләрен арттырып уллары Игорь туа. Гаиләнең бәхетле мизгелләре озакка бармый. Тормыш иптәше каты авырудан вафат була. Соңрак Борис Аркадьевич Кариле авылына кайтып яши башлый. Биредә ул икенче тормыш иптәше Таисия Яковлевна белән таныша. Бер елдан Ирина туа. Башта Кариле, аннан соң Кече Лызи авылында йорт җиткерәләр. Борис Аркадьевич лаеклы ялга чыкканчы Карадуган мебель фабрикасында эшли.

Бүгенге көндә юбиляр кызы Ирина гаиләсе белән бергә яши. Оныклары өчен борчылып, аларның матур киләчәге турында кайгыртып яшәүче юбиляр 90 яшьтә булуына карамастан, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Һәрбер өлкән кешегә үзе кебек кадерле булып, хөрмәттә яшәүләрен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей