Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

«Күтәреп кенә йөртәләр»

Ор авылында яшәүче Маһикамал Хаҗиевага 10 февраль көнне 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы барган еллар бар кешене дә тигезли, ачлык-ялангачлык, алны-ялны белми эшләү... Маһикамал да бик яшьли тормышны җигелеп тарта. 12 яшеннән урман кисә, окоп казый. Әтисе сугышка киткәндә әниләре алты бала белән кала. Кызганыч, шул аерылудан Маһикамаллар башка әтиләрен күрмиләр, ул яу кырында ятып кала.

– Эшләгән өчен төшке аш вакытында бригадир Гыйльван абыйның бер стакан он биргәне истә калган. Акча булсын дип кыяр, суган үстереп саттык. Шөкер, бүгенге көнебез тыныч һәм муллыкта үтә. Балаларым күтәреп кенә йөртә, рәхмәт һәрберсенә, – ди юбиляр.

1951 елда Ор авылына килен булып төшкән Маһикамал. Тормыш иптәше Шәфигулла белән тормышларының соңгы көннәренә кадәр бергә була алмасалар да, алты бала тәрбияләп үстереп, шуның бишесенең кадер-хөрмәтен тоеп яши юбиляр. 1984 елда олы терәге, таянычы булган ирен мәңгелеккә югалткач, никадәр генә авыр булса да түзә ул, сынмый, сыгылмый. Балаларына үрнәк күрсәтеп, тормыш авырлыгын берүзе тартып яши башлый. Тик югалтулар моның белән генә тәмамланмый, иң олы улы сварка белән эшләгән вакытта күңелсезлек килеп чыгып, бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Маһикамал әби улы Гамил, килене Земфира янәшәсендә яши. Аның барысы 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Балалар һәрберсе әниләре янына кайтып, хәлен белеп торалар.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район «Наз» бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов килгән иде. Алар Маһикамал әбигә изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тантаналы рәвештә тапшырдылар.

Күп кенә михнәтләргә түзеп тә, бирешмәгән, матур тормыш өчен көрәшкән Маһикамал Хаҗиевага саулыкның ныгын, тыныч киләчәк һәм озын гомер теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз юбилейлар