Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Затлы нәсел баласы

Һәрбер шәхес – халык тарихының, милләтенең бер кисәге.

Авыллар, туган як баланы тудыра, ә Рәшит Мәгъсүм улы кебек аерым шәхесләр туган төбәген дөньяга танытып, тарихыбызда якты эз салып баралар. Һәр кешенең авылдашлары, туган авылы каршында да хаклары, бурычлары бар. Ә туган авылы Кариле өчен Рәшит Мәгъсүм улы нык итеп сөялерлек алтын багана ул. Аның игелекле гамәлләрен санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Безнең бик күп авылдашларыбыз  районара юл төзү идарәсендә (МДСУ да) эшләп, яңа өйләр салып, яхшы машиналарда йөреп, гаиләләрен тәэмин итеп, мул тормышта яшиләр. Аллага шөкер, авылыбызның юллары асфальтланган, Әниләр чишмәсеннән кеше өзелми, зират коймалары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм катнашучылар өчен төзелгән һәйкәлебез балкып тора, мәчетебез яңартылган. Клубыбыз, мәктәбебез дә һәрдаим аның ярдәмен күреп яшиләр.

2017 елда укыган саен укыйсы килә торган «Кариле – Кара иле» китабы дөнья күрде. 2015 елда Кариле мәдрәсәсенең 300 еллык юбилее республика күләмендә зур итеп үткәрелде. – Аларның һәркайсына Рәшит Мәгъсүм улының саллы матди ярдәме керде. Ел да Кариле авылы сабан туенда велосипедчылар ярышын үткәрү аның җаваплылыгында.

Рәшит Мәгъсүм улы – бик затлы нәселдән. Аның шәҗәрәсе Мулланур Вахитовның бабасы, Казанның атаклы бае Җиһанша Усмановка барып тоташа. Җиһанша бай турында Шиһабетдин Мәрҗани: «Бу кешенең татар халкына эшләгән изгелекләрен бер Аллаһ үзе генә белә», – дип язып калдыра.

Юллар төзү һәм аны ремонтлау бик мәшәкатьле, шул ук вакытта бик саваплы да эш. Капкабызны ачып чыгуга, һәрбербезгә яхшы юл кирәк, елга аркылы әйбәт күпер кирәк. Нәкъ вакытында кирәкле шәхес табылса гына, аерым дәүләт кебек аягында нык басып торучы оешма барлыкка килә. Рәшит әфәнде җитәкләгән оешма районыбызның, республиканың дәрәҗәле оешмасы. Ул иң беренче чиратта үзенә, кул астында эшләүчеләргә бик таләпчән. Шушы сыйфаты, әйткән сүзендә тора белүе, алдан күрүчәнлеге һәм бәяләп бетергесез дәрәҗәдә тырышлыгы-тынгысызлыгы аңа һәм ул җитәкләгән оешмага танылу китерде дә инде.

Хөрмәтле Рәшит Мәгъсүм улы! Барлык авылдашларыбыз исеменнән сезне 65 яшьлек гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз һәм авылыбызны яшәтү, ныгыту өчен куйган саллы хезмәтләрегез өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба да күпләргә ныклы терәк-таяныч булып яшәргә, җәмәгатегез Резеда ханым белән тигезлектә-иминлектә гомер кичерергә насыйп булсын!

Гөлсем Миңнебаева,

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аерым шәхесләр