Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Автобабай» конкурсы үтте. Җиңүче кем? (+фото)

Балтачның белемле, җитез, оста автобабае кем дип уйлыйсыз?

Район ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Балтач ДОСААФы тарафыннан «Автобабай-2023» конкурсы үткәрелде.

Катнашучылар иң элек Балтач ДОСААФында юл кагыйдәләреннән белемнәрен күрсәтеп, билетлар чиштеләр. Аннан соң үз машиналарында йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Гүзәл затлар арасыннан үзе генә катнашучы Гөлзада апа Хөснетдинова ел саен әлеге бәйгенең йөзек кашы булып тора. Ә инде җиңүче исемен яулау өчен Рәис Зыятдинов, Фирдинант Гыйлемҗанов һәм Рамазан Фәрзиевлар үзара ярышты. Ничә еллар Балтач ДОСААФында яшь шоферларга машина йөртү серләрен өйрәткән Рәис абый җиңү яулап, соңгы елларның абсолют җиңүчесе булып танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Фирдинант һәм Рамазан абыйлар бүлеште. 

Барлык катнашучыларга да конкурсны оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылып, иң изге теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев