Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибар, районда «Чиста һава» операциясе бара (+фото)

Район үзәгендә яисә авылларда машиналарны туктатып, аларныӊ атмосферага нинди зарарлы матдәләр чыгаруларын белү өчен рейдлар үткәрәләр.

Район үзәгендә яисә авылларда машиналарны туктатып, аларныӊ атмосферага нинди зарарлы матдәләр чыгаруларын белү өчен экология инспекторлары Дәүләт юл иминлеген тәэмин итү хезмәткәрләре белән рейдлар үткәрәләр.

Мондый чаралар июнь аеннан сентябрь аена кадәр ел саен даими үткәрелеп бара икән. Һавага машинадан куелган кысалардан артык зарарлы матдәләр чыгарылган очракта, йөртүчегә протокол төзелә, аӊа административ җаваплылык каралган. Мондый чаралар күбрәк моннан дистә еллар элек чыгарылган машина хуҗаларына карата төзелә икән. Штраф алмау өчен бары бер юл – машинаныӊ ягулык бирү системасын күрсәтергә һәм көйләргә генә кирәк.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиста һава