Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешене игелекле гамәле бизи (+фоторепортаж)

Дистә елдан артык районыбызда бик матур хәйрия чарасы уздырыла. Асия һәм Радик Закировлар белән балалары тарафыннан оештырылучы әлеге чара ел да ниндидер үзгәрешләр кичерә.

Бу көнне район мәдәният үзәгендә бәйрәм булуын әллә каян күреп була иде. Матур итеп киенгән балалар, аларны озата баручы әти-әниләрнең һәркайсының кәефе шәп. Мәдәният үзәгенең беренче катында ук “Волонтер”лар һәрбер килгән бала белән “Теләкләр агачы”н тулыландырып, аларга ярдәм итеп тордылар. Ә инде аннан соң һәркем икенче катка ашыкты. Биредә ел дәвамында бер-берсен күрмичә торучылар хәл-әхвәл сорашты, залның бәйрәм бизәлеше белән сокланды.

Әлеге чарада нинди генә авыру балаларны күрергә туры килми. Һәрберсенең үз тормыш тарихы, һәрберсенең таза-сау кеше күз алдына да китерә алмаслык сызлану һәм күңел яралары. “Чын күңелдән” дип аталып, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус уздырылучы әлеге чара чәй табыныннан башлана. Анда Закировларның үз цехларында җитештерелгән тәмле камыр ризыклары урын ала. Мул табыннарны әзерләгән вакытта Радик абыйның кайгыртып, өстәлне тагын да мулрак итү максатыннан тырышып йөргәнен күреп күңелләр нечкәрде. Ә әти-әниләр һәм балалар өчен бу бигрәк тә зур кайгыртуга тиң иде. Инде беренче елын гына катнашмаучы балалар Радик абыйлары янына килеп кул биреп күрешеп, кочагына да сыенырга өлгерделәр. Чын күңелдән эшләнгән әлеге чараның ихласлыгын шушы мизгелләр дәлилли дә инде.

Чараның иң матур мизгелләре хакында "Хезмәт"  газетасының 22 июнь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чын күңелдән