Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

10 октябрь көнне район үзәгендә һәм дә Чепья авылында, бәйрәмнәр хөрмәтенә, көзге ярминкә узды

12 октября 2020, 15:05

3420

0

1

Ул көнне Балтач бистәсе гөр килеп торды, сату-алу, җыр-бию, шашлыгы, чәе...

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең алып килгән итләре дә сатылып бетте, ашлыкны да әйбәт алдылар, борчакны әйтеп тә торасы юк (бәясе дә бик арзан шул-10 сум гына), печән-салам, ат- колын, бозау- һәммәсенә дә ия табылды. Бал сатучылар да берничә иде, күрше Малмыж районыннан кадәр килделәр, Көлмез агасы урман балы дип мактый-мактый сатты. Кышка тозланган-маринадланган кыяры-помидоры, гөмбәсе дисеңме... бар да бар, тик балык, кәбестә, карбыз гына юк иде. Алга таба булачак ярминкәләрдә ассортиментка нык игьтибар бирергә кушты район башлыгы, - «Ассортимент киңкырлы, тулып торырга тиеш”,- диде Рамил Нотфуллин.- Һәр тауарның сатып алучыны җәлеп итәрлек төсе һәм аңа бәяләр беркетелгән булырга тиеш.Алайса, бәяләре булганы бар, булмаганы бар”. Ярминкәдә социаль такси да эшләде, өлкәннәр алган тауарларын өйләренә кадәр мәшәкатьсез алып кайта алдылар.Әнә шулай, ике җирлектә дә ярминкәләр гөрләп өзды, кешеләр канәгать калды. Аеруча да өлкәннәр бик рәхмәтле булдылар. Чөнки бәяләр чагыштырмача арзан, авыл хуҗалыгы продукциясе мулдан иде. Ә инде ярминкәне ник шулай иртә оештыралар дигәннәргә: “Иртә торсаң ит пешә, соңа калсаң бит пешә” дими хәл юк.

Фото: Зөлфия Шакирова

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X