Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

6 март көнне Таузар авылында оста гармунчы Фәргать Усманов истәлегенә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды

09 марта 2021, 15:30

3068

0

1

Сәхнәдә – гармун моңы. Уйнаучысы күренми, ә моңы агыла гына. Таузар авылының оста гармунчысы Фәргать абыйның исән вакытта өздереп уйнавын Фидәел Хәйруллин (шулай ук оста гармунчы) аудиотасмага яздыртып алган булган.

Фәргать абыйның үлеменә дә алты еллап вакыт узган. Кеше китә, җыры кала, диләр, Фәргать Усмановның да моңнары калган – менә инде өченче ел районда зурдан кубып гармунчылар фестивале үтә. Мәрхүмнең якын дусты, мәшһүр шәхес, туган авылы өчен җан атып яшәгән Азат Зыятдинов башлап җибәргән аны, һәм шул җирлекнең париотлары әлеге күркәм гамәлне дәвам итә. Азат ага да мәрхүм инде, икесе дә исән чакта тальян уйнап авыл әйләнә торган булганнар. Авылдашлары икесен дә җылы, якты хатирәләр белән искә алды.

Районыбыз авылларыннан утызга якын гармунчы килгән иде фестивальгә. Илһам Шакиров, Шәрифҗан Хөсәенов, Фәргать Гаязов, Габдулла Ситдыйков, Ягъфәр Хәбибуллин, Зөлкафир Зыятдинов, Мөдәрис Габдрахманов (Балтачның Кирам Сатиевы диләр икән аны, охшаган шул, рәсемдә өченче рәттә уңнан өченче), Альфред Сәмигуллин, Нурзада Галимов, Азат Галиәхмәтов, Камил Бариев (сәхнә ветеранына да 83 яшь икән инде, фестивальдәге гармунчылардан иң олысы), Рәзил Зыятдинов (арада иң яше), Нурулла Дәүләтшин,Тәлгать Нәҗметдинов, Фәргать Мифтахов, Илдус Насыйбуллин, Ильвир Зыятдинов, Нурзада Исламов, Азат Харисов, Ирек Галиуллин, Рафил Ибраһимов, Шамил Низамиев, Илфир Нотфуллин, Шамил усманов, Энҗе Шаһиева (Шәмәрдәннән килгән кунак Руфинә Мозаффарова белән хатын-кыз гармунчылардан икәү генә иде алар), Азат Вәлиәхмәтов, Басыйр Шәяхмәтов һәм башкалар. Һәрбарчасы шулкадәр өздереп, күңел биреп уйныйлар, җырлаталар да, биетәләр.

Фото: Зөлфия Шакирова

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X