Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Балтачның аграр класс егтләре республикада җиңде

24 декабря 2020, 16:28

3798

0

0

22 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Junior Skills форматында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс узды.

22 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Junior Skills форматында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегендәге «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс узды.

Балтач районының инженер юнәлешендәге аграр сыйныфларда белем алучы егетләр ярышлар вакытында техниканың төзек булмавын эзләү, аларны бетерү, көйләү, техник хезмәт күрсәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының техник торышын тикшерү кебек биремнәр үтәде. Барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәделәр. "Карадуган гимназиясе" ннән Ильяс Сәмигуллин, Рәсил Мотыйгуллин, Урта Көшкәт урта мәктәбеннән Родион Исаев, Чепья урта мәктәбеннән Руслан Максютов җиңүчеләр булып танылды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Чара ахырында укучылар өчен механикалаштыру һәм техник сервис институты буенча экскурсия оештырылды.

«Татарстан Республикасында аграр класслар» проектын гамәлгә ашыру Казан дәүләт аграр университеты һәм Балтач районы тарафыннан 2019 елдан бирле алып барыла. Бүгенге көндә Балтач районының 10 мәктәбендә аротехнология, урман-техника, инженер һәм икътисади юнәлешләр буенча аграр класслар булдырылган.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X