Балтачта узган алдынгылар слетыннан фоторепортаж-1 өлеш
Бәйрәм рухы белән ерактан ук үзенә тартып торган «Балтач» универсаль спорт комплексы 11 март көнне бөтенләй үзгә иде, керә-керешкә үк районыбыз сәнәгатен чагылдырган кул эшләреннән күргәзмә эшләп куйганнар. Эшләнмәләр сыйфаты, илкүләм сатуга чыгара алырлык тышкы кыяфәте белән аеруча да җәлеп итә. Ә спортзалда... әйтерсең лә «Корстон» кебек күңел ачу үзәгенә килеп керәсең...