Бүген Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм тормыш иптәше Фәния ханым Татарстан Республикасы көне, районыбыз оешуга 95 ел тулу уңаеннан үрнәк яшәешле, пар канатлы булып, татулыкта-тигезлектә ирешкән гаиләләрне тантаналы кабул итте.
– Бүген болай җыелуның сәбәбе – үрнәк гаиләләр белән якыннан аралашу, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, сезнең тәҗрибәне башкаларга да күрсәтү. Көчле гаилә – ил терәге ул, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында.
Очрашу мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерты белән бергә үрелеп барды.
Нет комментариев