Сиксән беренче ел ил белән бергә Балтачыбыз Җиңү язын бәйрәм итә. Инде мәрхүм булган ата-бабаларыбыз искә алына, сафлары сирәгәя барган ветераннарыбызга карап, күзләр яшьләнә...
Безгә якты киләчәк, рәхәт тормыш бүләк иткән батыр әби-бабаларыбызны, геройларыбызны, гомумән, тарих битләренә уелып язылган Бөек Ватан сугышын без мәңге онытырга тиеш түгелбез. Онытырга безнең хакыбыз юк!
0
0
Нет комментариев