Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

"Без бит авыл малае" күңелләргә үтеп керде

14 декабря 2020, 10:44

3542

0

0

Декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар ункөнлеге матур чаралар белән узды.

10 декабрь көнне Нормабаш мәдәният йорты җитәкчесе Рузилә Шамкаева Норма мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае" дип исемләнгән спектаклен Норма мәдәният йортында куйдылар.

"Фикердәш"ләргә дә бу театрны карарга насыйп булды.

Ике пәрдәдән торган комедияне үзешчән артистлар сәхнәдә чын күңелдән, үз рольләрендә осталыкларын күрсәтеп уйнадылар.

Гөрләп торган гади авыл тормышының һәр мизгеле, туган җирнең кадерен белеп гомер итүчеләр, аны саклап калу өчен көрәшүләр, барысы да әсәрнең эчтәлегендә яктыртылган күренешләрне бик күңелле итеп сәхнәләштергәннәр иде. Залдагы тамашачыларның көлү авазлары, алкышлары тынмады. Бер яктан Туфан Миңнуллинны искә алу булса, икенче яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә матур бүләк булды бу.

Елдан-ел төрле чаралары белән тамашачыларны сокландырган бу бердәм коллективка уңышлар теләп, оешмабыз җитәкчесе Рамазан Фәрзиев әлеге театрны оештырган Рузилә Шамкаевага мактау кәгазе тапшырды.

Комедияне һәм аның талантлы, үзешчән Норма мәдәният йорты артистларын бик яратып, ошатып калдык без.

Әлеге комедияне оештырып тәкъдим иткән Рузилә Шамкаевага, Норма мәдәниятенең талантлы үзешчән артистларына, «Фикердәш»ләрне автобус белән алып килүдә ярдәм иткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Чулпан Габделганиева
Кариле авылы

Фото: автор

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X