Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

«Чәй йорты» ишегалдында тантана булды

29 декабря 2020, 16:17

6253

0

0

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында районда 4 ишегалды төзекләндерелде, аларның барысы 16 миллион 100 мең сумга төшкән.

Әлеге программа гаять тә кирәкле иде, иске, ташландык хәлгә килә язган күпме ишегалдына иркенлек, матурлык, уңайлылык бирде ул. Хәзер инде күп көч түгеп булдырылган шартларны саклау төп бурычыбыз. “Чәй йорты” артында урнашкан күпфатирлы йорт хуҗалары моны яхшы аңлый, тантанада биредә яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясаган Рәмзидә Гайнуллина сүзләрендә дә канәгатьлек, рәхмәт хисләре белән бергә сакчыл карашка өндәмә дә урын алган иде. Рамил Нотфуллин, Камил Нугаев бирегә җыелган бар халыкны янәдән яңа ел белән котлады, ХЭС оешмасының җаваплы мастеры Рамил Гыйльметдиновны, “МДСУ -1” оешмасы остасы Радик Мифтаховны озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм төзелешкә зур өлеш кертүләре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Вакыйгалар үзәгендә мөхтәрәм кунаклар белән бергә Кыш бабай белән Кар кызы да булды. Һәрбер тантанага бәйрәм рухы өстәде алар. Әлеге уңайдан үз эшләренә намус белән караучы Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре тормышыбызны бизәүче, рухи яктан баетучы булып тора. Афәрин, аларга!

Фото: Зөлфия Шакирова

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X