Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

"Күңел язым - шигъри мизгел"

11 ноября 2020, 16:36

3456

0

1

Райондаш шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның иҗат кичәсеннән мизгелләр

Район үзәк китапханәсендә бар яктан талантлы шәхес, иҗаты белән, сабырлыгы, көчле рухы белән бик күпләрне сокландырган Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан искиткеч җылы, җанлы, бик тә ихлас кичә үткәрелде. Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтанович котлады һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу чарага килгән дуслары, туганнары, иҗатташлары, якташлары, Мәгъмүрә апа турында берсеннән- берсе җылы сүзләр әйттеләр, матур хатирәләрне барладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Район үзәк китапханә коллективы исә,һәрвакыттагыча, бу чараны күңел биреп, чын ихластан әзерләгән. Ике сәгатьтән артык барса да, бер тында, бер сулышта үткән әлеге бәйрәм турында газетабызда тулырак язарбыз әле. Ә хәзергә фотолар, видеолар белән таныша торыгыз.

Гөлсинә Яруллина

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев