Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Көне салкын булса да, хәрбиләр сер бирмәде

24 февраля 2021, 15:15

3801

0

1

"Сабантуй" ял паркында Россия Федерациясе Герое Олег Николаевич Исаев истәлегенә багышланган хәрби ветераннар арасында итекле хоккей ярышлары узды.

Инде биш ел районыбызныӊ хәрбиләре бердәм булып, Ватанны саклаучылар көнен бергә билгеләп узалар. Бу елда да шулай булды. Көннең салкын булуына карамастан, хәрби ветераннар уеннарда актив катнашып, итекле хоккей, канат тарту кебек уеннарда үзен сыный алды, көчен күрсәтте. Сабантуй паркы мәйданында узган ярышларда якыннары, балалары, туганнары, хезмәттәшләре аларга көч биреп торды. Соӊыннан бүләкләр тапшырылды, истәлек фотосына төштеләр.

Хоккей ярышында Чечен сугышында катнашканнар беренчелекне яуласа, һава десанты гаскарләре – икенче, чик сакчылары өченче урын яулыды. Канат тартуда Чечен сугышында катнашкан райондашларыбызга тагын тиңнәр булмады. Икенче урында – чик сакчылары, өченче урында әфганчылар командасы.

Фото: Ринат Зарипов

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X