Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Олы максат белән алга барыш

04 февраля 2021, 09:34

4731

0

0

Балтачыбызда ел да зурлап уздырылучы алдынгылар җыеныннан соң күңелдә якты тәэсирләр кала: олы максат белән гел дә алга барыш дип горурланасың.

- 2020 ел куанычлы да, борчылу да булды, - диде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында . - Пандемиягә бәйле рәвештә кыенлыклар тууга карамастан, Балтач халкы районның икътисадый хәлен яхшырту буенча тырыш хезмәт куйды. Шундый катлаулы шартларда да ТАССРның 100 еллыгын, район оешуга 90 еллыкны, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеле бер тәртиптә үткәрә алдык, иң күп тавыш биреп, республикабыз Президентын сайладык. Басуларыбыздан 130 443 тонна икмәк амбарларыбызга кайтты. 135 505 тонна сөт савылды, 11 667 тонна ит җитештерелде. Бу сезнең хезмәт-хөрмәтле игенчеләребез, терлекчеләребез, бу сез салып калдырган ныклы юл - мөхтәрәм ветераннарыбыз, бу сезнең күркәм, матур эшләр - күпмиллләтле газиз Балтач халкым!

Хезмәт батырларын сәхнәгә дәшеп тәбрикләгәндә дә Рамил Нофуллин һәрберсенә аерым рәхмәт сүзләре белдерде, хезмәт батырлары арасында яшьләрнең дә булуына куанды, аркаларыннан кагып, аерым хөрмәтен җиткерде. Район башлыгының сүзләрен башкаладан килгән олы кунагыбыз - Татарстан премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та куәтләде, ул да икътисадый хезмәт күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда баруыбызны бәяләп үтте.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X