Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

"Татар кызы-Татар егете-2022” районкүләм бәйгесе җиңүчеләре

21 марта 2022, 14:12

3119

0

0

18 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Татар кызы- Татар егете-2022” бәйгесенең районкүләм финалы узды.

Алты кыз һәм җиде егет әлеге бәйгенең алгы турларында катнашып, сыналып, финалга үттеләр һәм залдагы тамашачыны үзләренең осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә хәвәслекләре белән сокландырдылар. Кили авылыннан Илүзә Гарифуллина, Искәндәр Хафизов, Карадуганнан Алмаз Бәширов, Балтачтан Диләрә Кәшәфуллина, Кунырдан Сөмбел Гарифуллина, Нөнәгәрдән Рәдис Гыйльманов, Бөрбаштан Галия Шакирова, Бөрбаш Сәрдегәненнән Инсаф Хәлиуллин, Пыжмара авылыннан Лилия Таһирова, Чепьядан Диләрә Вәлиева, Балтач бистәсеннән Илнар Закиров, Бөрбаштан Булат Корбанов, Соснадан Инсаф Ибраһимов - залдагы тамашачыга рәхәт бер ял мизгелләре бүләк иттеләр. Җиңүче “Татар кызы” булып Балтачтан Диләрә Кәшәфуллина танылды, ә “Татар егете”ндә беренче урын Бөрбаш Сәрдегәне авылы егете Инсаф Хәлиуллинга бирелде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X