Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

Сөенче, сөенче – “Теремок” ачылды!!!

20 января 2016, 19:04

797

0

0

Кариле авылында 3 гыйнвар көнне "Светофор" кибете янында "Теремок" дип исемләнгән балалар өчен уен бүлмәсе ачылды. Балалар өчен мондый хезмәт күрсәтелү әле безнең районда иң беренчесе!

Гаиләдә бала-чага булса, ялларда, озакка сузылган каникулларда өйдә генә утыру ялыктыра башлый. Әгәр инде һава торышы бозылу сәбәпле бала белән урамга да чыгып булмаса, кәефләр бөтенләй кырыла... Таныш ситуация, әйеме?! Хәзер моның өчен борчылырга кирәкми. Теләсә нинди һава торышы булганда да балаларыгыз белән "Теремок"ка килеп, вакытыгызны күңелле үткәрә аласыз. Кыскасы, "Балалар бакчасы ял көннәрендә дә эшләсен иде ул..." дип хыялланучы әти-әниләр өчен менә дигән сөенеч ул - "Теремок!!!

Әгәр дә Сезнең мөһим эшегез бар икән яки кибетләрдә йөрисегез булса, шул вакыт эчендә Сез балагызны ышанып калдырырдай кешегә мохтаҗмы, әллә инде балагызның ялын күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрергә телисезме - "Теремок"ка рәхим итегез! Сезгә без, һичшиксез, ярдәмгә килербез. Моның өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Шулай ук иң кадерле, нәни кешегезнең Туган көнен билгеләп үтәргә дә була. Табын кору, уен бүлмәсен шарлар белән бизәп, клоуннар чакырту мөмкинлеге бар. Алдан заказ биреп кую шарт.

30 балага кадәр сыйдырышлы, зур, якты, җылы, уенчыклар белән тулы залга килеп кергәч, итәккә тагылган, әнисеннән бер минутка да калмаган балалар да онытылып, уенга алдана. Һәр уйнау җиһазы уйланып, балаларга уңайлы булырлык итеп урнаштырылган. Биредә 1 яшьлек тәпи йөри белгән сабыйдан башлап, 10 яшьлек балага кадәр рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек бар. Иминлекне саклау йөзеннән идәнгә йомшак палас җәелгән, торбалар төрелгән. Ә балалар янында күз-колак булып, аларны карап тору өчен көн дәвамында тәҗрибәле тәрбияче эшли. Балалар уйнаганда су эчү мөмкинлеге тудырылган. Уңайлы туалет һәм юыну бүлмәсе бар. Бик кечкенәләр өчен горшоклар да каралган.

Балагызның вакытны күңелле үткәрәчәген гарантиялибез. Ә Сез шул арада тынычлап үз эшегезне башкара яки сабыегыз янәшәсендә аңа карап соклана аласыз. Алар батутта сикерә, таучыклардан шуа, шарчыклар белән тулы коры бассейнда "коена", самокат һәм роликларда йөри, лего, пирамида һәм башка бик күп төрле уенчыклар белән уйный ала. Әлеге мөмкинлекләр күпчелек балаларга бары елга бер килә торган "Сабантуй" бәйрәмнәрендә генә эләгә. Анда да һәр уен төрендә 5-10 минут уйнау өчен 50-150 сум сарыф итәргә кирәк. Ә "Теремок""та исә бер сәгать дәвамында балагыз үзе теләгән һәркайсында күңеле булганчы уйный ала!

Бездә иң арзан бәяләр! Баланы бер сәгать уйнату - 100 сум, ә үзен генә калдырганда сәгате - 150 сум. Икенче сәгатенә ташлама ясала - 250 сумга төшәчәк.

Игътибар - акция!!! Агымдагы елның 15 февраленә кадәр 50% ташлама!!! Эш көннәрендә төшке ял вакытында (11.00 - 14.00) сәгатенә 50 сум түләп, балаларның күңелләрен күрергә була. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!!!

Безнең эш сәгатьләре: эш көннәрендә 11.00 -14.00, 14.00 - 16.00 - төшке ял, 16.00 - 20.00гә кадәр.
Ә шимбә һәм якшәмбедә 11.00 - 20.00гә кадәр.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 9047 603 768, 8 9869 230 363

Без Сезнең йөрәк җимешегезнең балачагы тагын да күңеллерәк булып истә калсын өчен тырышабыз. Әти-әниләр тарафыннан шушы кыска гына вакыт эчендә хезмәт күрсәтелүгә карата күп кенә ихластан рәхмәт сүзләре ишеттек. Сезнең балаларга да ошар дип уйлыйбыз. Кариле авылы, Әшрәфҗанов урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан ("Светофор" кибете янында) "Теремок" уен бүлмәсендә көтеп калабыз. Килегез, үкенмәссез!
Ура! Ура! Ура!
Кариле авылында, Әшрәфҗанов урамы, 4 йорт адресы буенча ("Светофор" кибете янында) балалар өчен "Теремок" уен бүлмәсе ачылды. Хөрмәтле әти-әниләр һәм дәү әти-дәү әниләр, Сезнең игътибарга конкурс игълан итәбез!!!

"Хезмәт" газетасы сайты һәм "Теремок" администрациясе репост ясаган өчен Сезгә "Иң яхшысы сабыйларга" ("Самое лучшее детям") акциясе кысаларында ташламалар ясый. Ә җүңүче әти яки әнигә баласын уйнату өчен 5 сәгатьлек ял вакыты бүләк итә. Әлеге бүләккә ия булыр өчен:
1. "Хезмәт" газетасы сайтының «Хезмәт» - Балтач район газетасы төркеменә кушылырга;
2. "Теремок" уен бүлмәсе турындагы язманы дусларыгыз белән "бүлешергә";
3. Әлеге белдерүне бәйге тәмамланганчы үзегезнең шәхси битегездә торгызырга кирәк.

Җиңүчеләр 20 февраль random.app программасы ярдәмендә билгеләнәчәк. Ашыгыгыз!!!

Реклама хокукларында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев