Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Гаилә — кешенең таяныр ноктасы

Гаилә белән үткәрелгән һәр көн — үзе бер тәрбия!

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.

Билгеле булганча, дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: без барыбыз да җир йөзенә нәсел калдырырга, бәхетле тормыш итәргә килгәнбез. Шул ук вакытта безнең алдыбызда максат тора: якты эз, матур эш калдырырга тиешбез. Бу эшне башкарып чыгар өчен таяныч кирәк. Әлбәттә, бу очракта безнен терәгебез — гаилә. Нәкъ тә ул — кешенең таяныр ноктасы. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле! Гаилә — иң зур байлыкларның берсе, минемчә. 

2024 ел, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан, Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, әлеге темага күп төрле конкурслар үткәрелә. Мондый чараларда безнең Карадуган балалар бакчасы бик актив катнаша. Бу юлы да без читтә калмадык. Алга таба Сезне таныштырып китәм.
Кечкенәләр төркемендә 8 мартка багышланган «Без әнине яратабыз» дип исемләнгән бик матур чара үтте. Бәйрәмнең максаты булып, яраткан әни һәм дәү әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән матур һәм кызык итеп котлау, бала шәхесе үссен һәм сәләте ачылсын өчен шартлар тудыру иде. Бәйрәмдә әниләр дә, әбиләр дә бик актив катнашып, балаларның чыгышларына сөенеп утырдылар.

Икенче кечкенәләр-уртанчылар төркемендә «Әнием-кояшым» дип исемләнгән искиткеч чара үтте. Тәрбиячеләрнең һәм балаларның әзерлеге иң югары ноктада булып, һәр кешене таң калдырды. Биредә бар әйбер бөтен нечкәлегенә хәтлек каралган, яхшы иде. Балаларны, шулай ук әни-әбиләрне кызыксындырып, бәйрәм хисе уятып торучы геройлар да аз булмады. Максат булып, шулай ук 8 март бәйрәме белән котлау, яхшы кәеф барлыкка китерү иде. Минем уйлавымча, бәйрәмнең максаты яхшы үтәлде.

Алга таба, уртанчы-зурлар төркеме. Биредә инде без, Гаилә елы уңаеннан, чараны нәкъ тә төркемгә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән «Гаилә бәйрәме» итеп үткәрдек. Һәр гаилә бербөтен булып, янәшәсендә иң кадерле кешеләре белән безнең бәйрәмгә җыелдылар. Чара башында ук, гаилә девизын әйтеп, әти-әниләр үзләренең бердәмлеген, нинди максат белән алга баруларын күрсәттеләр. Бәйге барышында гаилә кыйммәтләрен, ныклыгын, татулыгын күреп, борчыган сорауларга җавап таптык. Һәр гаилә үз баласының уңышына сөенеп, горурланып утырды.

 

Киләсе бәйрәм мәктәпкә әзерлек төркемендә үтте. Әлеге чара балалар һәм әниләр белән «Әни барда, без алда» дип исемләнгән спорт уены рәвешендә уздырылды. Бәйгенең максаты булып, әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, аларның газиз, кадерле кеше булуларына төшендерү, һәм инде гаилә белән бакча арасында дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту торды. Берсүзсез, бу төркемдә дә әлеге максатлар үз ролен уйнап, яхшы дәрәҗәдә үтәлде. Бәйге барышында бала янәшәсендә әни, әни канаты астында бала булганда, бар әйберне бердәм итеп эшләгәндә зур үрләр яулап булганы тагын бер кат исбатланды.

Әйтеп киткәнемчә, бу ел Гаилә елы буларак, безнен бакчада чаралар уздырылуы дәвам итә. Шул исәптән, яшь гаиләләрне дә үзәктә тотып, район яшүсмерләр «Факел» оешмасы белән берлектә «Мин татарча сөйләшәм» интеллектуаль уены узды. Биредә без, безнең җирлектәге, безнең Карадуган балалар бакчасына йөрүче гаиләләрнең нинди тырыш, җитез, ә иң мөхиме — бердәм икәнлегенә тагын бер кат инандык. Чара барышында борчыган сорауларга җавап эзләп, бәйге шартларына туры килгән проблемаларга чишелеш эзләп, гаилә башлыкларының иҗади яктан талантларын ачып, күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрдек. 

Мондый мөмкинчелек тудырганнары өчен район яшүсмерләр «Факел» оешмасына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Гаилә белән үткәрелгән һәр көн, бергә башкарылган һәр эш — үзе бер тәрбия! Тәрбияне үзебездән — гаиләдән башлыйк.


Салахова Мәрьям Искәндәр кызы, 
Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасының инглиз теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы