Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Тату гаилә — бәхетле гаилә, ди Галимҗановлар (фото)

Россия Президенты Владимир Путин: «Гаиләнең төп максаты — балалар тудыру, нәселнең дәвам итүе, димәк, халкыбызның, безнең күп гасырлык тарихыбызның дәвам итүе,» — дип билгеләп узды.

Илебездә тулы бер елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек. Ныклы гаилә — ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә — җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

Тату гаилә — бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык бәхеткә юл яра. Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган гаилә төшенчәсе үзенә күрә бер закончалык, гаилә бәхетле булганда гына күңел күгендә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, йөзләрдә бәхет чаткылары уята ала.

Россия Президенты Владимир Путин: «Гаиләнең төп максаты — балалар тудыру, нәселнең дәвам итүе, димәк, халкыбызның, безнең күп гасырлык тарихыбызның дәвам итүе,» — дип билгеләп узды. Гаиләдә милләтләр мәдәнияте, милли характер тамырлана, гаиләдә гореф-гадәтләр, белемнәр, һөнәри тәҗрибә тәрбияләнә, өйрәтелә һәм киләчәк буынга тапшырыла.

Районыбызда пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсенә булган ихтирам-хөрмәтне саклап, гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Озын тигез тормыш юлы үткән парларыбызны гаилә бәйрәмнәре — Алтын, Зөбәрҗәт, Бриллиант туй даталары белән котлау да районыбыз җирлегендә күркәм бер традиция.

Балтач бистәсендә гомер кичерүче Тәскирә һәм Камил Галимҗановлар менә быел инде 52 нче елларын иңне-иңгә куеп, парлы тормыш сукмагыннан атлаучы нык нигезле гаиләләребезнең берсе.

1972 нче елның июнендә, сабантуеннан соң туйлап өйләнештек, дип хәтирәләрен яңарта Тәскирә апа. Үзе Арча районының Апаз авылында 6 бала арасыннан өлкән бала булган. Камил ага исә Арча районының Каратай авылыннан, 10 балалы ишле гаиләдә 6нчы бала булып дөньяга килгән.

«Өйләнешкәннән соң, 8 ел әти-әни белән бер түбә астында яшәдек, ике балабыз — Рамил һәм Рафил улларыбыз шул елларда тудылар. Авылда эш белән кыен булгач, 1981 елда Балтачка килеп урнаштык. Ул елларны СМУның гөрләп эшләгән чагы, Камил шунда крановщик булып эшкә керде, квартиралы булдык, гомер буе шул эшендә яратып эшләде. Кызыбыз Раилә Балтачта туды инде,» — ди Тәскирә апа узган тормыш хәтирәләрен барлап.

Тәскирә Гиниятулла кызы 16 ел статистика бүлегендә, 13 ел саклык хезмәте бүлегендә бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә хөрмәтле өлкәннәр олы уллары Рамил — киленнәре Гөлиянең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер кичерәләр.

«Рафилебез белән Гөлгенә киленебез дә, кызыбыз Раилә һәм киявебез Рамил дә бик игелекле, һәрчак хәлебезне беләләр, матур итеп яшибез. 7 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар. Әле оныкчыкларны да карарга булышам, Шөкер, Казанга барып яннарында кунак булып, ярдәмләшеп кайта алу да күңелле. Гомер буе күркәм итеп, аңлашып, бер сүздә булып яшәдек. Камил абыегыз әле һаман да өздереп хромка гармунда уйный, биеп-җырлап, тормышыбызны мәгънәле итеп яшибез. Кияү — киленнәребездән уңдык, балаларыбыз тәртипле, тормышчаннар — шул бәхетләрдән Аллаһы Тәгалә аермасын!»- ди Тәскирә апа.

Районыбызның күркәм гаиләсенә киләчәктә дә бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз, дип яза Рәсми Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә