Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2025 елның 1 гыйнварыннан аена 22 440 сумга кадәр арттыру турындагы канунга кул куйды. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә.
2024 елда МРОТ 19 242 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 16,6% ка артачак. Бу 4,2 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артуга китерәчәк.
«Киләсе ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22 440 сум күләмендә билгеләнә, хәзерге вакытта бу аена 19 242 сум», – дип яза РИА Новости.
Нет комментариев