2026 елда Татарстанда урманнарны торгызуны финанслауны 1,5 тапкырга арттыралар
Төбәктә 2800 гектар мәйданда урманнар торгызылган, аларның 1600 гектары илкүләм проект кысаларында башкарылган
2025 елда Татарстанда гомуми 5335 гектар мәйданда урман торгызылган һәм утыртылган. Бу эшләрнең шактый өлеше «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Төбәктә 2800 гектар мәйданда урманнар торгызылган, аларның 1600 гектары илкүләм проект кысаларында башкарылган. Шулай ук башка төр категориягә кергән җирләрдә 2002 гектар мәйданда саклагыч урманнар утыртылган. Моннан тыш, 533 гектар мәйданда компенсацион урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре дә башкарылган.
«Без илкүләм проектның бөтен индикаторларына һәм күрсәткечләренә ирештек. Киселгән һәм һәлак булган урманнар мәйданына карата торгызылган урманнарның мәйданы нисбәте 150 процент булды, бу планлаштырылган күрсәткечтән сизелерлек артып китә. Ел дәвамында урман булдыручы төп токымнарның 12 тоннадан артык орлыгы әзерләнде», – диде ведомство министры Равил Кузюров.
Шулай ук ул урман питомниклары эшенең дә мөһимлеген әйтте. 2025 елда 51 урман питомнигында һәм Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 32,6 млн данә чәчкен һәм үсенте, шул исәптән, 27,5 млн данә ылыслы һәм 5,1 млн данә яфраклы токым үрчетелгән.
Ел йомгаклары буенча, 2,5 гектар мәйданда урман культуралары урманнар урнашкан җирләргә рәсми рәвештә күчерелгән.
«2025 елда урман янгыннары булмау – әһәмиятле казаныш булды. Бу нәтиҗәгә Урман хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыклары һәм муниципаль органнар хезмәткәрләренең бердәм эше ярдәмендә ирешелде», – дип өстәде ул.
2026 елда Татарстанның урман хуҗалыгы төбәк проектын тормышка ашыру өчен 160,8 млн сум финанслау алачак, бу 2025 ел белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк. Акчалар урман торгызу, урман үсемлекләре орлыклары әзерләү, урман орлыкчылыгы объектларын карау, шулай ук урман культуралары һәм урман янгыннарына каршы техникалар сатып алуга тотылачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев