Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

9 Майда балтачлылар да “Үлемсез полк” Бөтенроссия маршына чыгачак

"Үлемсез полк" акциясе моннан ун ел элек Төмәндә башлангыч ала. Җиңү көнендә бер төркем ветераннар фронтовик әтиләренең фотоларын тотып шәһәрнең төп урамыннан узалар. Һәм әлеге матур башлангыч тиз арада илебезнең егермедән артык төбәгендә дәвам ителә.

Быелгы Җиңү бәйрәмендә марш тагын да зуррак колач белән үтәчәк. Элегрәк елларда бакча, мәктәп балалары гына акциягә кушылган булса, быел районыбызның һәркешесе бу мөһим чарада актив катнашыр дип көтелә. Инде авыл җирлекләрендә башланып киткән митингларда халыкның "Үлемсез полк" акциясенә кушылуын күреп сокландык. Араларында яшьләр дә, инде үзләре әби-бабай булганнар да шактый. Алар фронтовик әтиләренең, бабаларының, туганнарының, авылдашларының портретларын тотып бердәм сафта узган чакта яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган солдатлар арабызга кайткан кебек булды.
Балтачта узачак Җиңү бәйрәмендә дә "Үлемсез полк" акцияснә барлык балтачлыларның да катнашуы көтелә. Колонна башында район җитәкчеләре булачак.
Хөрмәтле райондашлар, балтачлылар, кайткан кунаклар, без сезне бу мөһим акциядә катнашырга чакырабыз. Беркем дә онытылырга тиеш түгел!
Район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг 9 майда сәгать 10 да башлана. Бу көнне иртәдән үзәк урамда сугыш чоры җырлары яңгыраячак, радиодан сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган махсус тапшырулар тапшырылачак, концерт булачак. 11.30-13.00 сәгатьләрдә район үзешчәннәре концерт күрсәтә.
Бәйрәм чаралары кич тә дәвам итәчәк. 19.3-22.00дә мәдәният үзәге каршындагы мәйданда район үзешчәннәре һәм "Агыйдель" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булачак. 22 сәгатьтә зур бәйрәм салюты, ә аннан соң дискотека көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250