Алган яралардан ике ат та һәлак булган...
Әле күптән түгел Мамадыш районында олы юлда машина бәрдереп һәлак булган ат турында хәбәр иткән итек. Инде шуңа охшаган хәбәр Яңа ел алдыннан Апас районыннан алынды: Кармасар авылы янында тимер юлда ике ат басып торган. Кызганыч, йөк ташучы состав алып баручы паровоз йөртүче аларны күрмәгән, бәрдергән. Алган яралардан ике ат та һәлак булган. Ярты сәгатьләп туктап торган состав юлга кузгалган.
Нет комментариев