Ике-өч ел инде Норма-Кече Лызи автобусы рамазан аенда җомга көннәрендә пассажирларны бушлай йөртә.
Быел да бу матур гамәлдән баш тартмаганнар. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мондый көннәрдә күпләп йөри, барысы да шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка бик рәхмәтле. Гомумән, бу маршрут безнең бәхеткә ачылды, туктамасын, йөреп кенә торсын, шоферлары Фидәрис Хаҗиев, Роберт Фролов, кондукторлары Мәдинә Галимҗанова, Илһамия Газизуллиналар бердәй игътибарлы, бик ипле, ди пассажирлар.
Нет комментариев